news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казахстанның Сәмәй шәһәрендә Тукай һәм Җәлил һәйкәлләренә чәчәкләр салганнар

Казахстанның Сәмәй шәһәрендә Тукай һәм Җәлил һәйкәлләренә чәчәкләр салганнар
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы

Казахстанның Сәмәй шәһәрендә татар яшьләре бөек татар шагыйрьләре Габдулла Тукай, Муса Җәлил һәм казах халкының мәшһүр шагыйре Абай Кунанбаев һәйкәлләрен зиярәт кылган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Яшьләр бөек шәхесләр истәлегенә чәчәкләр салды, аларның иҗаты һәм халыклар өчен әһәмияте турында фикер алышты, диелә хәбәрдә.

Бу көннәрдә Семей шәһәрендә Казахстан татар яшьләре форумы уза. Анда төрле төбәкләрдән делегатлар җыелган.

news_right_1
news_right_2
news_bot