Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казахстанның Сәмәй шәһәрендә «Көзге Иртыш моңнары» татар сәнгате фестивале узачак
16-18 октябрьдә Казахстан Республикасының Сәмәй шәһәрендә «Көзге Иртыш моңнары» XXVII татар сәнгате халыкара фестиваль-конкурсы узачак. Чара Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм сәнгать эшлеклесе, «Хак» Иртыш буе татарлары һәм башкортлары берлеге президенты һәм фестивальнең директоры Габделхак Ахунҗановның 75 яшьлек юбилеена багышлана. Бу хакта Омск өлкәсенең «Ышаныч» татар мәдәнияте үзәге хәбәр итте.
Фестиваль-бәйгедә 3 яшьтән 86 яшькә кадәрге профессиональ һәм үзешчән иҗат коллективлары, шулай ук ялгыз башкаручылар катнаша ала.
Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:
- Вокал жанры (ялгыз башкару, ансамбль, хор белән җырлау);
- Бию жанры (ялгыз бию, төркем белән бию);
- Музыка коралларында уйнау осталыгы (ялгыз башкару, ансамбль, оркестр);
- Сөйләм жанры;
- Рәсем сәнгате һәм декоратив-гамәли иҗат.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз