news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казахстанның Петропавловск шәһәрендә Сабан туе өчен татар авылы төзиләр

Казахстанның Петропавловск шәһәрендә Сабан туе өчен татар авылы төзиләр
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Казахстанның Петропавловск шәһәрендә Сабантуйга әзерлек эшләре дәвам итә. Мәйданда хәзерге вакытта татар авылы торгызыла. Ул бәйрәмнең төп локацияләреннән берсе булачак, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Төзелеш эшләрен Татарстанның Кукмара районы осталары бригадасы алып бара. Этно-авыл традицион татар тормыш-көнкүрешен күрсәтәчәк. Биредә музей, кечкенә мәчет, дүрт сәүдә павильоны, кое, чын утын мичен һәм кунак йортын урнаштырачаклар. Территориядә шулай ук сәхнә корып, тагын берничә корылма куелачак.

Игътибар үзәгендә булачак татар миче инде әзер. Бәйрәм вакытында анда татар коймаклары һәм башка милли ризыклар пешерәчәкләр.

Кунак йорты рәсми делегацияләр өчен билгеләнгән. Нәкъ менә монда фестивальнең мактаулы кунакларын, шул исәптән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны кабул итәргә ниятлиләр.

Казахстанның Петропавловск шәһәрендә Сабантуй 25–26 июльдә узачак. Кунаклар өчен милли уеннар, халык һөнәрчеләре күргәзмәләре, бай концерт программасы һәм татар аш-суы фестивале әзерләнә. Петропавловскида шулай ук бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга бюст ачу планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot