news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казахстанның Петропавловск шәһәрендә Габдулла Тукайга бюст ачтылар

Казахстанның Петропавловск шәһәрендә Габдулла Тукайга бюст ачтылар
Фото: tatar-congress.org

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Төньяк Казахстан өлкәсе акимы Гауез Нурмухамбетов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Казахстан Республикасы өлкәләреннән җыелган татар оешмалары җитәкчеләре һәм башка рәсми затлар катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантана татар шагыйренең тууына 140 ел тулуга багышланды. Бюстның биеклеге – 85 см, киңлеге – 74 см, ә эшне скульптор Винера Абдуллина башкарган.

Яңа бюст Жабаев һәм Ульянов урамнары киселешендә Габдулла Тукай исемен алган яңа скверда урнаштырылган. Урын символик рәвештә сайланган: сквер казах классигы Магжан Жумабаев исемендәге өлкә үзәге янәшәсендә урнашкан. Тикшеренүчеләр бәяләвенчә, аның әдәби мирасы Тукай иҗаты тәэсирендә барлыкка килгән.

  • Казахстан Габдулла Тукай истәлеген кадерләп саклый. Шагыйрьнең тормышында Казахстан җире гаять мөһим урын биләп тора, биредә ул шагыйрь булып җитлегә, тәүге шигырьләрен яза. Казахстан җирлегендә моңа кадәр Семей һәм Җаек калаларында Тукай һәйкәлләре куелды. Бүген исә бай тарихлы Петропавлск шәһәрендә казах һәм татар халыкларының дуслыгын һәм мәдәни бердәмлеген гәүдәләндерүче тагын бер символ барлыкка килде. Бөек Тукаебызның илебез сәнгатендәге әһәмиятле урынын истә тотып, Россия Президенты 2036 елда бөек шагыйрьнең тууына 150 ел тулуны бәйрәм итү турындагы указга кул куйды.
  • Татар халкы өчен Габдулла Тукай исеме казах халкы өчен Абай Конанбайулы исеме кебек үк зур әһәмияткә ия. Бөек шагыйрьләр турындагы истәлекнең туган җирләреннән читтә яшәве символик мәгънәгә ия. Ике ел элек Татарстан башкаласы Казанда бөек казах шагыйре, фикер иясе һәм мәгърифәтчесе Абай Конанбайулыга бюст ачылды. Бүген дә бу күркәм традиция дәвам итә – биредә, Казахстан җирендә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга бюст куелды.
news_right_1
news_right_2
news_bot