news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстанның Абай исемендәге университет студентлары Казанда «Татарча диктант» язды

«Татар теле - бик матур тел», - диде казах студентлары.

Казахстанның Абай исемендәге университет студентлары Казанда «Татарча диктант» язды
Энҗе Габдуллина

Казахстанның Абай исемендәге казах милли педагогия университеты студентлары КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына ун көнгә стажировкага килгән. Алар бүген төркемнәре белән «Татарча диктант» акциясендә катнашты.

Мулдер Тулен диктант язу тәкъдимен шатланып кабул итүләрен сөйләде. Аның сүзләренчә, казах теле белән татар теле охшаш булганга күрә, диктант язу да авыр булмаган.


«Безгә Әлфия Шәүкәт кызы (Әлфия Йосыпова - филология фәннәре докторы, профессор - ТИ) бу диктант турында әйтте. Без шатланып кабул иттек һәм язып чыктык. Казах теле белән татар теле охшаш, язып була. Бераз авыр җирләре бар. Мәсәлән, «къ» буларак ишетелә, ә татар телендә ул хәреф юк икән, «к» дип языла. Ә татар теле бик матур тел», - диде Мулдер. 

Ул шулай ук Казанны бик ошатуларын да әйтте.

«Без Казанны шундый матур шәһәр дип уйламаган да идек. «Кая җибәрәләр инде безне», - дип зарланган да идек. Баксаң, бик матур шәһәр икән. Монда килүебезгә без бик шат. Безне каршы алган өчен университетка зур рәхмәт», - диде Мулдер Тулен.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100