news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстаннан Гриф Хәйруллин: Эшләребезнең асылында милли үзаң булырга тиеш

Эшләребез бара кебек, кайвакыт барысы да ал да гөл була, әмма эшебездә нәрсәдер җитми кебек, ди ул

Казахстан татарлары һәм башкортлары конгрессы рәисе урынбасары Гриф Хәйруллин милләт өчен эшнең нигезендә үзаң торырга тиеш булуын әйтте.

"Эшләребез бара кебек, кайвакыт барысы да ал да гөл була, әмма эшебездә нәрсәдер җитми кебек. Татарча сөйләшсәк, җырласак, биесәк, "без - татар" дип кычкырсак, безгә җитә кебек. Әмма эшебезнең асылында милли үзаң торырга тиеш. Бу - үз халкыңны югары күтәрү, телен, тарихын, милли үзенчәлекләрен ихтирам итү һәм киләсе буыннарга җиткерү", - ди ул.

Ул Бөтендөнья татар конгрессы съездының пленар утырышында чыгыш ясады.

"Соңгы вакытта «без - татарлар тарихта эзлебез» дип мактанырга яратабыз кебек тоела.  Дөрес, ата-бабалар эзләрен калдырган, ә без нәрсә? Гөрләтеп татарча укыта торган татар мәктәпләре челтәрен булдырдыкмы? Я булмаса татарча университет ачтыкмы? Юк бит! Баланы бәләкәй чагында ук укытмагач, зурайгач та укытмагач нинди татар була?" - ди ул.

Ул шулай ук татар һәм башка милләт кешеләре гаилә коргач туган балаларның күбесе татар телен белмәвен ассызыклады

"Төрле киртәләр бар, без - читтәге татарлар һәрвакыт Татарстан Республикасы җитәкчелегенә, татар конгрессына таянабыз. Татар конгрессы бөтен дөньядагы татарны барлап, күтәреп йөри. Сабантуйлар, форумнар оештыра. Без бу эштә актив катнашырга тиеш, бу - безнең бурыч", - ди ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100