Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казахстанда татар язучыларының аерым китапларын бастырырга җыеналар
ТР Язучылар берлегендә «Татар-казах әдәби казанышлары - Кардәшлеккә чикләр юк» исемле түгәрәк өстәл узды. Очрашуда Татарстан һәм Казахстан арасындагы әдәби элемтәләрнең бүгенге торышы һәм киләчәк проектлары турында фикер алыштылар.
Чарада Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Ерлан Исхаков һәм Казахстанның «Таң-Шолпан» журналы баш мөхәррире, «Мәрәкә басмалары» нәшрияты директоры Дидар Кулкенов катнашты.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла ике ил әдипләре арасындагы хезмәттәшлекнең соңгы елларда аеруча активлашуын билгеләп үтте. «Безнең 2 басма булып казах телендә хәзерге татар хикәяләре антологиясе чыкты. Ул бөтен китапханәләргә дә таралды. Хәзерге вакытта балалар әдәбияты җыентыгы тәрҗемә ителде, ул инде әзер һәм алар аны нәшер итәргә җыена», – диде ул.
Ркаил Зәйдулла аеруча мөһим проект буларак, «Таң-Шолпан» журналында 2025 елның «Татар әдәбияты елы» дип игълан ителүен телгә алды. Ел дәвамында журнал битләрендә 40ка якын татар авторының әсәрләре дөнья күргән. Киләчәктә бу эш тагын да киң колач алырга тиеш.
«Хәзер Дидар Кулкенов шундый идея, проект белән килгән: хәзерге заман татар язучыларының китапларын аерым-аерым чыгару. Мәсәлән, 13 авторның аерым романын, хикәя һәм шигырь китапларын чыгару. Бу бик зур хезмәт булачак», – дип белдерде Ркаил Зәйдулла.
Казахстан кунагы Дидар Кулкенов исә Татарстан башкаласының аның өчен бик якын булуын ассызыклады. «Татарстанда, Казанда үз җиремдә, өемдә йөргәндәй. Без татарлар белән туганнары кебек», – дип уртаклашты ул хис-төйгылары белән.
Очрашу ахырында күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен Ркаил Зәйдулла Дидар Кулкеновка һәм консуллык вәкиленә Татарстан Мәдәният министрлыгының дәүләт бүләкләрен – махсус медальләр тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз