news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казахстанда татар халкының милли бәйрәме Сабантуй узды

Казахстан Республикасында татар һәм башкорт халыкларының Сабантуй бәйрәме Кызылордада башланып китеп, бу ял көннәрендә Атырау, Актүбә һәм Уральскида узды. Бәйрәмнәр Казахстан халыклары Ассамблеясе химаясе белән үтте. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда яза.

Бәйрәм ачылышында Казахстан халыклары Ассамблеясе Рәисе урынбасары Тәүфыйк Кәримов чыгыш ясады.

Бу өлкәләрнең үзәкләрендә оештырылган концерт программаларында Татарстанның танылган һәм популяр артистлары чыгыш ясады.

Шулай ук бу көннәрдә Уральскиның Дуслык Йортында «Габдулла Тукай: Тормышы һәм иҗаты» дип исемләнгән өч томлы басманы тәкъдим итү булды. Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының галим-тикшеренүчеләре, фәнни хезмәткәрләре Марсель Ибраһимов һәм Әнисә Алеева әлеге уникаль хезмәтне эшләү турында сөйләде. Хезмәтнең беренче томы тулысы белән Тукайның иҗади туган ягы – Уральскида (Җаекта) үткәргән тормышына багышлана, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot