news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстанда су басу сәбәпле 10 меңнән артык кеше эвакуацияләнгән

Казахстанда 10 меңнән артык кеше су басу сәбәпле эвакуацияләнгән. Шуларның яртысы диярлек – балалар. Чаралар җиде өлкәдә күрелде, дип хәбәр итә ТАСС республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән.

«Төркестан, Актүбә, Костанай, Көнбатыш Казахстан, Акмола, Олытау һәм Абай өлкәләрендә 10 587 кеше коткарылган һәм эвакуацияләнгән. Шуларның 5 101 – балалар. Вакытлыча урнаштыру пунктларында 5 497 кеше, шуларның 1 739 – Актүбә, Көнбатыш Казахстан, Акмола, Абай өлкәләрендә балалар», — дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

Коткару операциясенә 6 меңнән артык кеше, 2 мең берәмлек техника һәм 12 һава судносы җәлеп ителгән.

Казахстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Касым-Жомарт Токаев оператив киңәшмәдә Хөкүмәт һәм хакимнәрне гамәлләрен тәнкыйтьләгән, аларны ваемсызлыкта һәм профессиональсезлектә гаепләгән. Беренче вице-премьер Роман Скляр һәм су ресурслары һәм ирригация министры Нурҗан Нурҗигитовка каты шелтә белдерелә, ә берничә өлкә хакименә хезмәтнең тулысы белән үтәлмәве турында кисәтү ясала.

«Президент зыян күргән төбәкләрдә яшәүчеләрнең шәхси мөлкәтен югалтуларына борчылуын белдерде. Ул гафу үтенде һәм барлык зыян күрүчеләргә матди ярдәм күрсәтеләчәк дип ышандырды», — диелә Казахстан Хөкүмәте телеграм-каналында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100