news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казахстанда нәшер ителә торган журналда татар язучыларының әсәрләре дөнья күрде

Казахстанның Алматы шәһәрендә айга ике тапкыр нәшер ителә торган «Таң-Шолпан» (Таңчулпан) журналының 4нче санында бер төркем татар язучыларының әсәрләре дөнья күрде. Бу хакта ТР Язучылар берлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәгълүм булганча, әлеге журнал 2025 елны «Татар әдәбияты елы» дип игълан иткән иде. Анда ел дәвамында дүрт дистәгә якын замандаш әдипләребезнең төрле жанрдагы әсәрләре казах телендә дөнья күрәчәк, диелә хәбәрдә.

Фото: © ТР Язучылар берлегенең матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot