news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстанда Библияне казах теленә тәрҗемә иткәннәр

Казахстанның православие чиркәве Библияне казах теленә тәрҗемә иткән. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы Православие яңалыклары агентлыгына сылтама белән хәбәр итә.

«Проектның беренче этабында иң укыла торган Библия китаплары (Соломоновларның гыйбрәтле хикәяләре, Псалтырь һәм Матфей Инҗиле) тәрҗемә ителгән», - диелә хәбәрдә.

Проект Астана һәм Казахстан митрополиты Александрның инициативасы һәм хәер-фатихасы белән гамәлгә ашырылган.

Библиянең казах теленә тәрҗемәсе - Православие чиркәве яклавы белән казах белгечләре тарафыннан башкарылган тарихта беренче тәрҗемә. Аны казах теленә тәрҗемә итү омтылышлары элегрәк тә булган, әмма бу эшне казах милләтеннән булмаган, тел үзенчәлекләрен, казах мәдәни кодын тирәнтен белмәгән Көнбатыш Европаның дингә өндәүчеләре башкарган, диелә хәбәрдә.

Изге китапларны тәрҗемә итүдә Халыкара тәрҗемәләр агентлыгы белгечләре көч куйган, ә тәрҗемә ителгән текстларны православие рухание, милләте буенча казах Елисей Кукеев редакцияләгән.

«Библия терминнарын тәрҗемә итү иң кыены булды. Аларга туры килгән сүзләрне табуы бик авыр, чөнки элек казах телендә кулланылмаганнар. Шунлыктан ныклап уйларга, төп нөсхәдәге мәгънәне мөмкин кадәр тулы ачып биргән сүзләрне сайларга һәм кулланырга туры килде», - дип искәртте Кукеев.

Китаплар параллель рәвештә казах һәм рус телендә фолиант рәвешендә нәшер ителгән. Бизәлешендә борынгы рус һәм казах мотивлары файдаланылган. Фолиант тулысынча диярлек (98 процент) кулдан эшләнгән, дип искәрттеләр Православие яңалыклары агентлыгында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100