news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казахстанда авиаһәлакәттә исән калучылар саны 29 га кадәр арткан

Актаудагы авиаһәлакәттә исән калучылар саны 29 кешегә кадәр арткан, дип хәбәр итә РИА Новости Казахстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы оперштабына сылтама белән. Моңа кадәр 28 исән калучы турында билгеле иде.

Азәрбайҗан ягының беренчел мәгълүматлары буенча, бортта 62 пассажир һәм 5 экипаж әгъзасы булган.

Росавиация мәгълүматлары буенча, очкыч бүген 9.30 сәгатьтә һәлакәткә юлыккан. Казахстанның Актау аэропортына төшкән вакытта AZAL авиакомпаниясенең (Азәрбайҗан) Embraer 190 самолеты җиргә килеп бәрелгән. Очкычның Бакудан Грозныйга юл тотышы булган.

Якынча мәгълүматлар буенча, кошлар көтүенә бәрелгәннән соң һава судносы командиры запас аэродромга – Актауга төшәргә карар кылган. Хәзерге вакытта эзләү-коткару эшләре бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot