Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казахстанда «Алма бәлеше» бәйрәме Халыклар ассамблеясенең 30 еллыгына багышлана
27 сентябрьдә 11:00 сәгатьтә Казахстанның Конаев һәм Талгар шәһәрләрендә «Алма бәлеше» бәйрәме була. Ул Халыклар ассамблеясенең 30 еллыгына багышлана. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.
Яңа бәйрәмнең төп кыйммәтләре булып Казахстан халкының бердәмлеге, гаилә традицияләре һәм татар кухнясын һәм мәдәниятен популярлаштыру һәм барлык этнослар өчен уртак булган табигатькә, хезмәткә, гореф-гадәтләргә хөрмәт аша буыннар дәвамчанлыгы тора.
«Алма бәлеше» бәйрәме ике урында: шәһәр көне кысаларында Алма-Ата өлкәсенең яңа административ үзәге Конаев шәһәренең үзәк мәйданында һәм Талгар шәһәренең «Жастар» паркы территориясендә була.
Казахстан халкы Ассамблеясенең утыз еллыгы уңаеннан «Алма бәлеше» бәйрәмендә 30 метр озынлыктагы рекордлы алма бәлеше пешереләчәк.
Бәйрәмнең ике локациясендә дә Казахстан халкы Ассамблеясе, Казахстан Республикасы, Татарстан Республикасы һәм Кыргызстан Республикасы сәясәт һәм бизнес вәкилләре, татар этномәдәни оешмалары, Алма-Ата өлкәсенең төрле районнарыннан кулинарлар, мәдәният эшлеклеләре, креатив индустрия, туризм профессионаллары катнашачак.
«Алма бәлеше» бәйрәме массакүләм халык күңел ачуы буларак планлаштырылган.
«Алма бәләше» бәйрәмен «Дударай «Үзәк Азия төбәк интеграциясе үзәге» ҖЧҖ, Алма-Ата өлкәсе акиматы Казахстан халкы ассамблеясе, Алма-Ата апорты җитештерүчеләр ассоциациясе, «Алатау» визит-үзәге ярдәмендә оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз