news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстанда 4,6 магнитудалы җир тетрәү булган

Казахстанда 14 гыйнварга каршы төндә Алма-Атадан 230 километр ераклыкта 4,6 магнитудалы җир тетрәү булган, Текели шәһәрендә аның көче 3 балл тәшкил иткән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Казахстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының сейсмологик тәҗрибә-методик экспедициясенә (СОМЭ) сылтама белән хәбәр итә.

«Казахстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы «СОМЭ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең сейсмик станцияләр челтәре тарафыннан 2024 елның 13 гыйнварында Алма-Ата вакыты буенча 22 сәгать 8 минут 22 секундта җир тетрәү теркәлде. Җир тетрәү үзәге Казахстан территориясендә Алма-Атадан төньяк-көнчыгышка таба 230 километр ераклыкта урнашкан», - диелә хәбәрдә.

4,6 магнитудалы җир тетрәү 15 километр тирәнлектә күзәтелгән, Казахстанның Жетысу өлкәсе Текели шәһәрендә (республиканың көньяк-көнчыгышы) яшәүчеләр өч баллы җир асты селкенүләрен сизгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100