news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстан вәкилләре тәҗрибә алмашу өчен Чаллы балалар бакчасына килгән

Казахстан вәкилләре тәҗрибә алмашу өчен Чаллы балалар бакчасына килгән
Фото: https://shahrichalli.ru/

Чаллының 115нче «Йолдызчыклар» балалар бакчасына олы кунаклар – Казахстан делегациясе килде.Тәҗрибә уртаклашу кысаларында Казахстан вәкилләре Чаллы мәгариф учреждениеләренә йөри. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Бакчада Чаллы дәүләт педагогия университеты деканы Лилия Садыйкова һәм Казахстан Республикасының Алтынсарин исемендәге Аркалык педагогия институтының өлкән укытучысы Гөлим Мусирова булып китте.

Кунаклар кече төркемнәрнең берсендә «Белем иленә сәяхәт» дигән дәрес карады. Тәрбиячеләр кинетик ком һәм кюизнер таякчалары кулланып эшләде.

Кунакларга 7нче һәм 12нче төркем балалары театральләштерелгән тамаша күрсәтте. «Язгы планета» исемле музыкаль әкияткә нигезләнгән перчаткалар театры, шулай ук коротышкалар биюе (сабыйлар аякларына курчаклар киеп, театр уйнады) кунаклар күңеленә хуш килде.

Сүз уңаенда, нәкъ менә театральләштерелгән уен шартларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларда аралашу күнекмәләре, кешеләр белән аралашу сәләте арта. Шулай ук куллар, бармаклар моторикасы эшли, кыен ситуацияләрдән чыгу юлларын табу осталыгы арта, балаларда социаль күнекмәләр, игелек, кызгану, уңай геройларга теләктәшлек белдерү, фикерләү, фантазия, сөйләм, игътибар, хәтер кебек хис-кичерешләр формалаша.

«Яшь артистларның бу сәләтләрен кунаклар да югары бәяләде, алар бакчадан бик канәгать булып китте», – дип хәбәр итә тәрбиячеләр Тамара Садыйкова һәм Ольга Мишина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100