Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казахстан вәкиле: Татар теленнән онлайн олимпиада һәм бәйгеләр телгә кызыксыну уята
Казахстан Республикасының Абай өлкәсе «Мирас» яшьләр этномәдәни берләшмәсе рәисе, Шәкәрим исемендәге университетның кече фәнни хезмәткәре Мәдияр Насыйров фикеренчә, яшьләр арасында татар теленнән онлайн форматта олимпиадалар һәм конкурслар уздыру мөһим.
«Мондый чаралар телгә кызыксыну уята, яшьләрнең активлыгын арттыра һәм татар мохитенә якынайта. Бу күренеш бигрәк тә яшьләр арасында ачык чагыла. Үзем дә Халыкара олимпиадада Гран-при яулаган егет буларак һәм әлеге хисләрне йөрәгем белән уздырган кеше буларак шуны әйтә алам: олимпиадалар безне, яшь буын вәкилләрен, дөньяның төрле почмакларыннан Татарстанда бер мәйданга туплый», - дип чыгыш ясады ул «Милләт җыены»ның пленар утырышында.
Мәдияр Насыйров фикеренчә, бүгенге көндә телне саклау үзебездән дә нык тора. «Без монда бергә аралашып, дөнья татарлары мәгърифәтле, мәгарифле икәнлеген әйтә алабыз. Сүзләребез, тәкъдимнәребезнең төп максаты – татар телен, мәдәниятен, милли рухыбызны саклап калып кына түгел, ә аны киләчәк буыннарга лаеклы рәвештә тапшыру. Тел ул – безнең тарихыбыз һәм киләчәгебез. Әгәр дә без аны бергәләп үстерсәк, ул безне һәрвакыт берләштерәчәк, кайда гына яшәсәк тә, уртак нигезебез булып калачак», - диде ул.
Ул халыкара лагерь, аланнарны үстерү дә мөһим дип саный. «Төрле төбәкләрдә уздырылган лагерьләрдә катнашып кайткан балалар, чыннан да, татар теленә һәм тарихына зуррак кызыксыну белән кайта. Димәк, мондый аланнарның файдасы бик күп, аларга җитәрлек игътибар бирү кирәк. Әлеге аланнарны оештыру өчен Татарстан белгечләрен җибәрү, грант системасы ярдәмендә финанслау шикелле чаралар тәкъдим ителә. Бу мәсьәләгә бәйле аерым программа әзерләнсә, бик отышлы булыр иде», - диде вәкил.
«Яшьләрнең телгә кызыксынуы, мәдәнияткә тартылуы безнең уртак эшебезнең нәтиҗәсе. Шуңа күрә укытучылар әзерләү, олимпиадалар һәм лагерьләр кебек чаралар – барысы да милләтебезнең киләчәген яктырак итәчәк дип ышанабыз», - диде Мәдияр Насыйров.
«Мирас» яшьләр этномәдәни берләшмәсе рәисе бердәм булганда гына көчле, бер-беребезгә терәк булганда гына милли мирасыбызны саклап калабыз, дигән фикердә.
«Тукай әйтә: «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын...» Абай: «Бөтен кешене үз кардәшем кебек ярат», - дип әйтә. Татарстан – рухи Ватаныбыз. Аллаһы Тәгалә эшләребезне бәрәкәтле, киләчәгебезне имин итсен. Барыгызга да сәламәтлек, бәхет һәм зур уңышлар телим», - диде Мәдияр Насыйров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз