news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстан Тышкы эшләр министрлыгы Израильнең Дамаскта Иран илчелегенә һөҗүмен гаепләде

Казахстан дипмиссияләргә һәм аларның хезмәткәрләренә карата көч куллану һәм агрессиянең теләсә кайсы күренеше кабул ителми дип саный. Шул рәвешле, республиканың Тышкы эшләр министрлыгы Израильнең Дамасктагы (Сирия) Иран илчелегенең консуллык бүлегенә һөҗүм итүен шәрехләде.

«Мондый гамәлләр дипломатик һәм консуллык объектларының кагылгысызлыгы гарантияләнә торган халыкара хокук нигезләрен һәм нормаларын боза», диелә Казахстан Тышкы эшләр министрлыгының рәсми Телеграм-каналында чыккан хәбәрдә.

Авиаһөҗүм дүшәмбе кичендә ясалды. Консуллык бинасы тулысынча җимерелгән, Ислам революциясе сакчылары корпусының (КСИР) 7 офицеры, шул исәптән 2 югары дәрәҗәле генерал һәлак булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100