news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстан төбәкләреннән килгән студентларга Чистай районына экскурсия оештырылды

Казахстан төбәкләреннән килгән студентларга Чистай районына экскурсия оештырылды
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Россия Федерациясе һәм Казахстан төбәкләреннән килгән студентларны Татарстан һәм татар халкының тарихы һәм мәдәнияте белән таныштыру максатында 2025 елның 4 апрелендә Бөтендөнья татар конгрессының Милли мәгариф һәм мәдәният комитеты тарафыннан Чистай районына экскурсия оештырылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Укытучы, тарих фәннәре кандидаты Хәкимова Әлфия Зәйнулла кызы җәяүле экскурсия кысаларында балаларны Чистай шәһәренең Татар бистәсе тарихы белән таныштырды. Студентлар 19 гасырның тарихи биналары белән сокландылар. Бигрәк тә хатын-кызлар мәдрәсәсе Илһамия, Камалия мәдрәсәсе, Нур мәчете, агач йортлар югары бәяләнде. Татарстанның иң борынгы агач мәчете балаларны рухи яктан баетты. Мәчет тарихы белән туган якны өйрәнүче Хәкимов Госман Мәсгут улы таныштырды. Бөтендөнья татар конгрессының Чистай бүлекчәсе рәисе Галимов Фәрит Мөҗип улы шәһәрнең ислам үзәге эшчәнлеге турында сөйләде.

Яуширмә авылында студентлар Г.Исхакый музеенда булдылар һәм татар әдәбияты классигы, прозаик, драматург, журналист, сәясәтче эшчәнлеге һәм иҗаты турында бик күп кыйммәтле мәгълүмат алдылар. Рәсимә ханым һәм Гөлүсә ханым музей заллары буйлап экскурсия уздырдылар, Г.Исхакый тормышыннан аз билгеле фактлар һәм бөртекләп җыелган экспонатлар белән таныштырдылар.

Курган, Омск, Ульяновск, Чиләбе өлкәләреннән, Чувашия, Мордовия һәм Казахстаннан килгән балаларга, һичшиксез, үз халкының күренекле вәкиленең авыр язмышы турында белү кызык булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100