news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстан тележурналисты: «KazanForum» безне берләштерә, яңа максатлар куела

Казахстан тележурналисты: «KazanForum» безне берләштерә, яңа максатлар куела
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» икътисад форумы кысаларында медиа тармак вәкилләре өчен медиасессияләр, тәҗрибә уртаклашу чаралары узды. Аларда төрле чит илләрдән, шул исәптән Казахстаннан да катнашучылар бар иде.

Казахстанның «Хабар 24» телеканалының 2010 елдан алып Россиядәге хәбәрчесе Дана Нуржанова билгеләвенчә, «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» чараларының әһәмияте гаять зур. «Мин әлеге форумда беренче тапкыр катнашам. Форумның концепциясе, форматы бик кызыклы. Берникадәр Санкт-Петербургта үтә торган икътисад форумы белән охшашлыклары бар. Шулай да монда бик күп яңа алымнар үзләштерәбез, башка төбәк, илләрдәге коллегалар белән күрешәбез. Алга яңа максатлар куела», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Әңгәмәдәш әйтүенчә, ул Россия югары уку йортларының Казахстан һәм Үзбәкстан белән халыкара хезмәттәшлегенә багышланган матбугат очрашуында булган. «Мәсәлән, булачак медиклар Россиядә ординатура, ә Казахстанда резидентура программасы буенча белем ала. Бу берникадәр проблемалар тудыра икән. Казахстанның медицина белгечләре Россиядә эшли ала, әмма сездән безгә килгәннәр эшли алмый. Бу уку программасы еллары бездә күбрәк булуга бәйле. Әле исә бу проблеманы хәл итү юллары билгеләнә», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Дана Нуржанова әйтүенчә, форумдагы хәләл күргәзмәләр, базарларның замана таләпләренә туры килүе мөһим. Ул шулай ук Россия белән Казахстан илләре һичшиксез нәтиҗәле хезмәттәшлек итәргә, тиеш дип фикерли.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100