Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казахстан Сабан туе кунаклары Хәния Гәрәева күргәзмәсе белән таныша алачак
Казахстанның Петропавловск шәһәрендә узачак Сабантуй бәйрәмендә Татарстан Республикасы утарын Минзәлә районы тәкъдим итәчәк. Бәйрәмгә килгән кунаклар биредә Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы Хәния Гәрәеваның күргәзмәсе белән таныша алачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәния Гыйльметдин кызы Гәрәева Минзәлә районының Наратлы Кичү авылында туган. Белеме буенча укытучы. Хәния Гәрәеваның иҗаты күп кырлы, ул буяулар белән картиналар язудан тыш, сәйләннәр белән дә чигә, калфаклар тегә. Күргәзмәгә килгән кунаклар Хәния ханымның бабасы Сәлахетдиннең ат чабышында җиңеп алган сөлгесен дә күрә алачаклар.
«Бабаем әлеге сөлгене 1930 елда ат чабышында җиңеп алган. Кызганычка, 1938 елда аны нахакка гаепләп кулга алалар. Шуннан соң ул югалган. Ләкин аның истәлеге буыннан – буынга күчеп бара. Шулай ук шәхси коллекциямдә тагын бер кадерле ядкәр – әбиемнең француз яулыгы да бар. Әлеге ике истәлек минем бәхет китерә торган әйберләрем дисәк тә дөрес булыр. Чөнки мин аларны алмыйча зур күргәзмәләргә, сәфәрләргә бармыйм да», – дип сөйләде рәссам.
Сабантуйга килгән кунаклар әлеге истәлекле әйберләрнең барысын да күрә алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз