news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев Казанга килде

Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев Казанга килде
Фото: Казахстан президенты матбугат хезмәте

Казанга БРИКС саммиты чараларында катнашу өчен Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев килде. Габдулла Тукай исемендәге Казан Халыкара аэропортында аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Аэропортта Касым-Жомарт Токаевка чәкчәк һәм икмәк белән тоз тәкъдим иттеләр.

Иртәгә, 24 октябрьдә Казахстан Президенты «БРИКС плюс / аутрич» форматындагы очрашуда катнашачак. Моннан тыш, делегация башлыкларының бергәләп фотога төшүе, ике пленар утырыш һәм Россия лидерының йомгаклау матбугат конференциясе булачак.

  • 2024 елда БРИКС илләре саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. БРИКС – 2006 елда төзелгән дәүләтара берләшмә. Россия 2024 елның 1 гыйнварыннан БРИКСта рәислекне үз өстенә алды. Ел берләшмәгә яңа әгъзалар кушылудан башланды – Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасыннан тыш, аңа хәзер Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән гарәп әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстаны керә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100