news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстан Президенты ил башкаласына Астана исемен кайтару тәкъдимен хуплады

Казахстан башлыгы Касыйм-Җомарт Токаев җирле парламент депутатларының ил башкаласына элеккеге исем –Астана исемен кайтару тәкъдимен хуплады. Бу хакта Президентның матбугат хезмәткәре Руслан Желдибай хәбәр итте, дип яза «Российская газета».

Дәүләт башлыгы вәкиле әйтүенчә, ил башлыгы ризалыгыннан соң тиешле төзәтмә конституцион закон проектына кертелгән. «Президент депутатларның әлеге инициативасынан хәбәрдар. Алар халык белән очрашулар барышында күп тапкырлар яңгыраган тәкъдимнәргә, шулай ук референдум чорында гражданнарның күпсанлы мөрәҗәгатьләренә таяна», – дип аңлатты Токаев матбугат хезмәткәре.

Руслан Желдибай әйтүенчә, республиканың беренче Президенты Нурсолтан Назарбаев хөрмәтенә аталган башка объектлар үз исемнәрен сакларга тиеш.

  • 1997 ел ахырына кадәр Казахстан башкаласы булып Алма-Ата шәһәре тора. 1997 елның декабрендә Нурсолтан Назарбаев башкаланы Үзәк Казахстанга күчерә. Ул вакытта Акмола дип аталган шәһәр сайлана. 1998 елның маенда башкаланы Астана дип атау турындагы указга кул каела.
  • 2019 елның 19 мартында Казахстан белән 30 ел идарә иткән Нурсолтан Назарбаев ил башлыгы вазифаларын башкаручы итеп Касыйм-Җомарт Токаевны билгели.
  • 2019 елның 20 мартында хәзерге президент Астананы беренче президентлары хөрмәтенә Нур-Солтан дип атарга тәкъдим итә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100