news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстан олигархлардан алынган 90 млн долларның бер өлешен су басуга каршы көрәшкә тота

Казахстан Хөкүмәте каршындагы Законсыз активларны кайтару буенча комиссия олигархларның законсыз юл белән сатып алган активларын дәүләт хисабын кайтарган. Алар 40 миллиард тенгедән артык (якынча 90 миллион Америка доллары, яки 8,3 миллиард сум) тәшкил итә. Бу хакта кабинетның Telegram-каналында хәбәр ителә.

  • Тенге – Казахстанда акча берәмлеге, 1993 елда кертелгән.

Сүз 38 миллиард тенгедән артык акча һәм ил башкаласы Астанадагы бизнес-үзәк турында бара. Бизнес-үзәкнең бәясе 2 миллиард тенге. «Кайтарылган акчалар социаль максатларга, шул исәптән су басу нәтиҗәләрен бетерүгә юнәлдереләчәк», — дип билгеләп үтә Хөкүмәтнең матбугат хезмәте.

Моннан тыш, Казахстан Премьер-министры Олжас Бектенов җитәкчелегендәге комиссия 7 миллиард тенгегә инвестиция килешүләре имзалауны хуплады. Алар нигезендә «законсыз сатып алынган активларны дәүләткә кайтару турында»гы закон гамәленә эләккән затлар Астана һәм Шымкент шәһәрләрендә ике инфраструктура объекты төзергә тиеш.

«Активларны кайтару эше – дәүләт башлыгының [Касым-Жомарт Токаевның] социаль гаделлекне торгызу сәясәтен турыдан-туры тормышка ашыру ул», - дип ассызыклады Премьер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100