Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казахстан министрлыгы: Татарстанга һөҗүм иткән беспилотник Казахстаннан дигән сүз - фейк
Бүген кайбер Телеграм-каналларда Татарстан объектларына һөҗүм иткән пилотсыз очкычлар, янәсе Казахстан территориясеннән җибәрелгән дигән мәгълүмат чыкты. Казахстан Республикасы Саклану министрлыгында хәбәр итүләренчә, бу мәгълүмат дөреслеккә туры килми. Бу турыда «Татар-информ» яза.
«Мондый ялган сүзләр Казахстан Республикасын дискредитацияләүгә юнәлдерелгән. Шуңа бәйле рәвештә гражданнардан һәм массакүләм мәгълүмат чараларыннан таратылган имеш-мимешләргә җавап бирмәүләрен һәм бары тик рәсми мәгълүмат чыганакларына гына ышануларын сорыйбыз», диелгән ведомство хәбәрендә.
Искәртик, бүген иртән республиканың Алабуга һәм Түбән Кама предприятиеләренә пилотсыз очу аппаратлары (БПЛА) һөҗүм итте. Республика җитәкчесе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, һөҗүм нәтиҗәсендә җитди җимерелүләр юк, предприятиеләрнең эше өзелмәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз