Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казахстан күзәтүчеләре Болгарда сайлау участокларында булды
Дәүләт Думасына сайлаулар барышында Болгарга килгән БДБ күзәтүчеләре миссиясе делегациясе, Казахстан вәкилләрен дә кертеп, Спас районы мәдәният йортындагы 2543 һәм 2544нче сайлау участокларында булды. Бу хакта җирле «Новая жизнь» газетасы яза.
Кунакларны ТР Спас районы башлыгы Роман Исланов һәм Татарстанның Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Анастасия Софьина озата йөрде. Күзәтүчеләр участокларда тавыш бирүне оештыру белән таныштылар, участок сайлау комиссияләре әгъзалары, күзәтүчеләр һәм сайлаучылар белән аралаштылар.
«Без тавыш бирүнең яхшы оештырылганын күрдек. Участокларда кешеләр тыныч һәм ирекле рәвештә үз сайлауларын ясый алсын өчен барлык шартлар да тудырылган. Безгә моңа шәхсән инанырга һәм хезмәттәшләребез белән аралашырга кирәк иде», – дип шәрехләделәр миссия хезмәткәрләре.
БДБ күзәтүчеләре миссиясе электораль процесс мониторингына 18 сентябрьдә кереште. Сайлау участокларында күзәтүчеләр эше Россиянең 20 төбәгендә, Татарстанны да кертеп, иртәнге сәгать 8 дә башланды.
Тавыш бирү өч көн дәвам итәчәк. Республиканың барлык территориясендә сайлау участоклары 8.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр ачык.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз