news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казахстан һәм тагын сигез ил 1 гыйнвардан БРИКС партнеры була

Казахстан һәм тагын сигез ил 1 гыйнвардан БРИКС партнеры була
Фото: © «Татар-информ»

Киләсе 2025 елның 1 гыйнварыннан тугыз дәүләт БРИКС партнер-иле булачак. Моны Беларусь, Боливия, Индонезия, Казахстан, Куба, Малайзия, Таиланд, Уганда һәм Үзбәкстан раслады. Бу хакта РФ Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС.

Гомумән алганда, Казанда узган БРИКС саммиты йомгаклары буенча оешманың партнер-иле булу турында чакыру 13 дәүләткә юлланган. «<...> якын арада тагын дүрт илдән җавап килер дип көтәбез, аларга шулай ук чакыру җибәрелде», - дип ачыклык кертте Ушаков.

Сүз Алжир, Вьетнам, Нигерия һәм Төркия турында. Бу дәүләтләрдән әлегә оешма партнер-иле булуны раслаучы җавап килмәгән.

Элегрәк РФ Президенты Владимир Путин аңлатканча, БРИКС партнер-дәүләтләренең тулы исемлеге юлланган чакыруларга уңай җавап кабул ителгәннән соң игълан ителәчәк. Бу ел азагына кадәр булачак.

БРИКС илләренең уналтынчы саммиты Казанда 22-24 октябрьдә узды. Анда 30дан артык дәүләт делегациясе катнашты, шуларның 20дән артыгы иң югары дәрәҗәдә тәкъдим ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot