news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстан белгече: БРИКС саммиты безнең күп полярлы дөньяда яшәвебезне күрсәтте

Казахстанның «Караван Инфо» агентлыгы баш журналист-редакторы Равил Вәлиев фикеренчә, Казандагы БРИКС саммиты БДБ территориясендәге зур сәяси вакыйгага әверелде һәм дөньяның күп полярлыгын күрсәтте. Бу хакта ул «Татар-информ»га сөйләде.

«Казандагы саммитта без аңлаган төп фикер – без барыбыз да күп полярлы дөньяда яшибез. Анда илебезнең Президенты катнашуына шатбыз. Киләчәктә Казахстан БРИКСка керер дип уйлыйм. Бу хакта без 2023 елдан бирле сөйлибез. Казанда без төрле юнәлешләр буенча дәүләтләр белән хезмәттәшлекне үстерүнең перспектив юлларын күрдек. Бу өч көн дәвамында без дөньяның яхшы якка үзгәрүен аңладык», - дип белдерде ул.

Нәкъ менә Татарстанның БРИКС саммитын кабул итүе символик мәгънәгә ия, чөнки бу Россиянең иң алга киткән төбәкләренең берсе, монда күпләр үзләре өчен яңалык алырга мөмкин, дип йомгаклады Вәлиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100