Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казахстан Абай Кунанбаев китапларын Татарстан Милли китапханәсенә бүләк итәчәк
6 августта казах язучысы һәм шагыйре Абай Кунанбаев әсәрләре коллекциясен ТР Милли китапханәсенә тапшырачаклар. Казахстанның Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаков «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
«Киләсе чәршәмбедә Милли китапханәдә Абай Кунанбаев әсәрләрен Татарстан Республикасына бүләк итәчәкбез. Татарстан архивларында булмаган берничә китап тапшырылачак», - дип сөйләде генконсул.
Казах шагыйре истәлегенә багышланган тантаналы чаралар Казан федераль университетында 10 июньдә үк башланды. КФУда узган «Абай һәм татар дөньясы» дип аталган түгәрәк өстәлдә Кунанбаевның тормышы һәм иҗаты турында фикер алыштылар.
Генераль консул шулай ук 8 августта Качалов урамындагы Абай монументына чәчәкләр салыначагын әйтте.
«Һичшиксез, Казахстан һәм Татарстан - дуслык үрнәге ул, һәм бүген бездә сәүдә-икътисади, инвестицион бергәлек кенә түгел, ә мәдәни хезмәттәшлек тә җайга салынган. 2021 елда без Галимҗан Ибраһимов әсәренә нигезләнгән «Тарлан» фильмын төшердек һәм ул бик уңышлы булды. Шулай ук Мохтар Ауэзов әсәре татарчага тәрҗемә ителде. 2022 елда Россиядә Казахстан мәдәнияте көннәре безнең дуслыкның төп лейтмотивы булды», - дип искәртте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз