news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казаның «Рубин» командасыннан Сердар Азмун китә

Азмун Премьер-лиганың иң яхшы һөҗүмчеләренең берсе һәм Иран җыелма командасы лидеры.

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Һәҗүм итүче Сердар Халил Азмун Казанның «Рубин» футбол командасыннан китә һәм Санкт-Петербургның «Зенит» командасына күчә. Бу турыда Казан клубы сайтында хәбәр ителә.

«24 яшьлек һөҗүм итүче Санкт-Петербургның «Зенит» командасы белән килешү төзегән», - диелгән хәбәрдә.

Азмун «Рубин»га 2012 елның декабрендә 17 яшендә Иранның «Сепахан» клубыннан күчкән. 2015-2017 елларда 2,5 сезонда «Ростов» өчен уйнаган, ә аннары «Рубин»га кайткан. Анда 77 матч уйнаган һәм 17 гол керткән.

Хәзер Азмун Премьер-лиганың иң яхшы һөҗүмчеләренең берсе һәм Иран җыелма командасы лидеры.

«Без Сердарга клубта үткәрелгән вакыт өчен рәхмәтле! Уңышлар телибез!”» — дип теләгән элеккеге клубташлары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100