news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казаның “Әмәт” станциясендә берләштерелгән платформа пәйда булды

Казаның “Әмәт” станциясендә берләштерелгән платформа пәйда булды

(Казан, 28 август, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүген Казанда “Әмәт” станциясендә җәяүлеләр өчен җир асты юлын ачу тантанасы булды.

Кызыл тасманы ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Премьер-министры урынбасары – транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Владимр Швецов, «Казметрострой» МУП башлыгы Марат Рәхимов һәм «Метроэлектротранс» МУП генераль директоры Әсфан Галәвев кисте.

Җәяүлеләр өчен җир асты юлын һәм берләштерелгән платформаны караганнан соң, дәрәҗәле кунаклар метро төзүчеләр эшеннән канәгать калды, нәкъ менә «Казметрострой» МУП хезмәткәрләре тимер юл астыннан әлеге юлны төзегән. Хәзер пассажирлар шәһәр яны электр поездларыннан төшүгә үк метро вагонына күчеп утыра ала.

Җыелучыларга ТР Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. Ул ассызыклаганча, Казанда ел саен транспорт агымнарының киеренкелеге арта. Җәяүлеләр өчен җир асты юлы бик җайлы төзелгән, дип билгеләп узды Р.Миңнеханов. Ул шулай ук Казан метросы инде бер ел эшли, тик җир асты транспортының беренче чираты гына хезмәт итә, искәртеп узды. ТР хөкүмәте башлыгы сүзләренчә, шуңа күрә чираттагы ике станцияне тизрәк төзеп бетерергә кирәк. Татарстан башкаласында яшәүчеләр өчен транспорт инфраструктурасының уңайлылыгы - иң мөһиме, дип ассызыклады ул.

ТР Премьер-министры Казан метрополитенын төзегәндә диспетчерлык идарәсе һәм сигнализация системасын монтажлау эшләрен башкарган иң яхшы подряд оешмаларына рәхмәт хатларын тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында - Әсфан Галәвев, ул иң кыска вакытта Казан метрополитенының беренче чиратын файдалануга тапшыра алган.

Казан мэры Илсур Метшин билгеләп узганча, нәкъ бер ел элек, Казанның 1000 еллыгы алдыннан, Татарстан башкаласында яшәүчеләр иң төп бүләк - озынлыгы 8,7 километр булган Казан метрополитенын алды. Казан мэры ассызыклаганча, бер ел узгач, метро төзелеше буенча эшләр дәвам итә. Ул төзүчеләргә җир асты юлын иң югары дәрәҗәдә төзегән өчен рәхмәт белдерде. Подряд эшләрен башкарган коллектив һәм предприятиеләргә Казан мэры исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot