news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

KazanSummit форумында хәләл күргәзмә шәһәрчек рәвешендә оештырылган

Экспозиция кунаклары Матурлык урамы, Хәләл мәйданы һәм Гарәбстан урамы буйлап үтә ала.

KazanSummit форумында хәләл күргәзмә шәһәрчек рәвешендә оештырылган
president.tatarstan.ru

(Казан, 10 май, «Татар-информ», Динара Прокопьева). KazanSummit форумында шәһәрчек рәвешендә оештырылган Халыкара хәләл-индустрия күргәзмәсе (RUSSIA HALAL EXPO) эшли башлады. Анда Тәмле, Сөт проспектлары, Хәләл урамы (һ.б.) буйлап үтәргә мөмкин.

Күргәзмәдә Россиянең төрле төбәкләре, шулай ук чит илләрдән 70тән артык экспонент эшли. Алар арасында Казан шәһәре Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты да бар.

Департамент киләчәктә хәләл кейтеринг юнәлешен үстерергә ниятли. Күргәзмәдә кондитер эшләнмәләре, камыр ризыклары һәм кабымлыклар тәкъдим ителгән.

Күргәзмәдә катнашучылар арасында «Түбәтәй» тиз туклану челтәре дә бар. Компаниянең 2018 елга өметләре зурдан. «Бу җәйдә без Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә үзебезнең вәкиллекне ачарга, аннары Согуд Гарәбстаны, Оман һәм Күвәйт базарларына үтеп керергә ниятлибез», - дип хәбәр итте компаниянең үсеш буенча директоры Руслан Гыйльметдинов.

  • RUSSIA HALAL Халыкара хәләл индустрия күргәзмәсе «Корстон» кунакханә сәүдә-күңел ачу үзәгендә 12 майга кадәр узачак. Ул «Яшәү рәвеше буларак хәләл» шигаре астында үткәрелә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot