news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

KazanSummit делегатлары Татарстан мөфтияте белән кызыксына

Камил Сәмигуллин мөфтият бастырып чыгарган Коръәннең Россиядә беренче тапкыр рәсми рәвештә халыкара стандартларга яраклы дип танылуын әйтте.

(Казан, 11 май, “Татар-информ”).Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте резиденциясенә "Россия - ислам дөньясы: KazanSummit" X Халыкара икътисади саммитның катнашучылары һәм делегатлары килеп тора. Мисал өчен, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Кениянең Малайзиядәге илчесе Хәмзә Мөхәммәд Абдеваһаб белән күреште. Берьюлы Халыкара мөселман яшьләре дипломатиясе җитәкчесе буларак, ул мөфтиятнең яшьләр сәясәте турында сорашты. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Согуд Гарәбстаны делегатлары белән дә әңгәмә эчтәлекле булды. Алар зур кызыксыну белән татарларда Коръәннәр бастыру тарихы һәм традицияләре белән танышты. Хәзрәт аларга бу өлкәдә Диния Нәзарәтенең эшчәнлеге турында сөйләде.. Әмма Нәзарәт шушы казанышта туктап калмыйча, Коръәннең рус һәм татар телләрендә тәфсирләрен әзерли.

Кичә исә Татарстан мөселманнары башлыгы Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифе фондының директор урынбасары Али-Вячеслав Сергеевич Полосин белән очрашты. Хәзрәт аңа KazanSummit кысаларындагы Нәзарәтнең чаралары турында сөйләде, мөфтиятнең эш нәтиҗәләрен күрсәтте, тормышка ашырырга кирәкле берничә проект турында сүз алып барды.

Моннан тыш, Казанга Анкарадан KazanSummit кысаларындагы Диния Нәзарәте оештырган чарада катнашу өчен Төркиянең Дин эшләре министрлыгы каршындагы дини басмалар җитәкчесе, ТРТ “Дийанет” генераль директоры Фатыйх Курд килде. Ул да, Камил хәзрәт белән очрашырга теләк белдереп, мөфтияткә килде. Әлеге медиахолдинг исламны ММЧ-да чагылдыру тәҗрибәсе белән кызыклы – билгеле булганча, Мөфтият каршында "Хозур ТВ" телевидениесе, "Азан" радиосы, газеталар, порталлар эшләп килә. Фатыйх бәй Төркиянең Дин эшләре министры Али Әрбашның кайнар сәламнәрен җиткереп, Исламның традицион кыйммәтләрен пропагандалау өчен "Дийанет" тарафыннан фильмнар чыгаруы, телевидениене һәм сайтларны эшләве, газеталар бастыру турында сөйләде. Камил хәзрәт кунакка Шиһабетдин Мәрҗанинең хезмәтләр җыелмасын бүләк итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100