Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«KazanSummit 2022» күргәзмәсе быел ике тапкыр зуррак булачак
Күргәзмәдә җиде ил һәм Россиянең унике төбәге оешмалары тәкъдим ителәчәк. Иран, Төркия компанияләре аеруча күп булачак
Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе вазифасын башкаручы Инсаф Галиев «KazanSummit 2022» күргәзмәсе быел узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга зуррак булачагын әйтте.
«Казанда 19 майда «KazanSummit 2022» XIII халыкара икътисадый саммиты эшли башлаячак. Эшлекле программаның төп темасы булып уртак куллану икътисады һәм хәләл продукциянең гомуми файдасы билгеләнде. Ике дәвамында «Казан-Экспо» күргәзмәләр үзәгендә йөзләгән секция утырышы узачак», - диде Инсаф Галиев ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.
Инсаф Галиев сүзләренчә, 10 майга 55 илдән һәм Россиянең 42 төбәгеннән 1,6 меңнән артык кеше саммитта катнашу теләге белдергән. Теркәлү 15 майга кадәр дәвам итә. Барлыгы биш мең кеше катнашыр, дип көтелә.
«Саммит «Russia Halal Expo» хәләл-индустрия күргәзмәсе ачылышы белән башланып китәчәк. Күргәзмә мәйданын узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга арттырдык. Күргәзмәдә җиде ил һәм Россиянең унике төбәге оешмалары тәкъдим ителәчәк. Иран, Төркия компанияләре аеруча күп булачак. Иң зур мәйданда Татарстан тәкъдим ителәчәк», - диде Инсаф Галиев.
Татарстан халкы һәм кунаклар өчен Казан белән «Казан-Экспо» үзәге арасында һәр 1,5 сәгать саен бушлай автобуслар йөриячәк. Беренче автобус 7:30 сәгатьтә Камал театры каршыннан кузгала. Күргәзмә өч көн буе - 21 майга кадәр дәвам итәчәк.
Быелгы «KazanSummit» Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан оештырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз