Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
KazanSummit-2021дә Төркия кунагы: Дөнья икътисадында хәләл продукция зур урынга ия
«Пандемия чорында икътисад кризис кичерә, аңа карамастан, хәләл продукция дөнья икътисадында ышанычлы урын биләп тора. Бу елларда без бөтен дөньяда хәләл продукция әйләнеше 4 трлн доллар тәшкил итүен күзәтәбез», — диде Төркия Президентының Баш киңәшчесе.
(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Төркия Республикасы Президентының Баш киңәшчесе Мөҗәһит Кучукылмаз Россия һәм Төркия мөнәсәбәтләрендә үсеш булганын әйтте. «Хәләл продукция зур урын алып тора», — диде KazanSummit-2021 форумы ачылышында.
Ул үзе өчен форум ачылышында катнашу зур мәртәбә булуын искәртте.
«Пандемия чорында икътисад кризис кичерә, аңа карамастан, хәләл продукция дөнья икътисадында ышанычлы урын биләп тора. Бу елларда без бөтен дөньяда хәләл продукция әйләнеше 4 трлн доллар тәшкил итүен күзәтәбез», — диде Мөҗәһит Кучукылмаз.
Ул быел Истанбулда 25-28 ноябрьдә ислам продукциясенең сигезенче форумы узачагын искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз