Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
KazanSummit-2021дә иң зур чит ил делегациясе Төркиядән булачак
Инвестицияләрнең күпчелеге Төркиядән килә. Төрек инвесторлары Татарстан икътисадына 2 млрд доллардан артык инвестиция керткән.
(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). KazanSummit-2021дә чит илләрдән иң зур делегация Төркиядән булачак. Аңа 50 ләп кеше керәчәк.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Министрлар Кабинетында брифингта Төркиянең Татарстанның төп инвестицион партнерларының берсе булуын искәртте.
«Инвестицияләрнең күпчелеге Төркиядән килә. Төрек инвесторлары Татарстан икътисадына 2 млрд доллардан артык инвестиция керткән. Төрекләр моңарчы „Алабуга“ икътисади зонасына гына килә иде, хәзер Түбән Камада, Чаллыда, Казанда да предприятиеләр бар», — диде Талия Миңнуллина.
Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да Төркиягә еш барганын искәртте. «Безнең предприятиеләр дә әкренләп Төркиягә экспортка чыгара», — диде ул.
Талия Миңнуллина саммитның Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән сәүдә-икътисади хезмәттәшлеккә зур өлеш кертүен билгеләп узды. Талия Миңнуллина әйтүенчә, барлыгы 79 ил республика икътисадына инвестиция керткән.
Саммитта катнашу өчен 62 ил теркәлгән. Мәртәбәле кунаклардан Гарәп Әмирлекләренең тышкы сәүдә министры, Төркиянең сәүдә министры Мәхмәт Муш та киләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз