news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

KazanSummit-2021дә беренче тапкыр сәүдә-сәнәгать палатасы форумы узачак

Россиянең 30 лап субъектыннан һәм төрле илләрдән, шул исәптән, Бәһрәйн, Үзбәкстаннан сәүдә-сәнәгать палатасы президентлары киләчәк.

(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Казан Экспо» үзәгендә узачак KazanSummit-2021дә беренче тапкыр сәүдә-сәнәгать палаталары форумы узачак.

ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Министрлар Кабинетында брифингта РФ нең 30 лап субъектыннан һәм төрле илләрдән, шул исәптән, Бәһрәйн, Үзбәкстаннан сәүдә-сәнәгать палатасы президентлары киләчәген әйтте.

«РФ Сәүдә-сәнәгать палатасыннан да кунаклар көтәбез. Бу да үсешкә импульс бирер дип уйлыйбыз», — диде.

Талия Миңнуллина әйтүенчә, быел беренче тапкыр машина төзү кластеры форумы узачак.

«Татарстанда машина төзү секторы җитди үсеш ала, аның экспорт мөмкинлекләрен күрсәтәсебез килә, багланышлар урнаштырырга, Ислам хезмәттәшлеге оешмаларына сатып та карарга телибез», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100