news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

KazanSummit-2021 форумында коронавирусны дәвалау алымнары турында фикер алышу булачак

Сессиядә РФ мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөфтиләр шурасы каршындагы сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча комитет, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре катнашачак.

(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Казан Экспо» үзәгендә узачак KazanSummit-2021 форумында Covid-19 белән авыручыларны дәвалау һәм тернәкләндерү турында сөйләшү булачак.

«Covid-19 шартларында медицина» дискуссия сессиясендә модератор РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов булачак.

Яңа коронавирус инфекциясе әле дә тулысынча өйрәнелеп бетмәгән, яңа штаммнар барлыкка килә. Коронавирус пандемиясе медицинага ничек тәэсир итә, дәвалауда нинди яңа алымнар барлыкка килгән, вакцинация әһәмияте — сессиядә катнашучылар шул хакта фикер алышачак.

Сессиядә РФ мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөфтиләр шурасы каршындагы сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча комитет, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре катнашачак. Россия, Төркия, Бәһрәйн, Индонезия, Ливан табиблары һәм экспертлары катнашуы көтелә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot