news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

KazanSummit-2018нең төп темасы хәләл тормыш рәвеше булачак

Дубайның ислам икътисадын үстерү үзәге белгечләре тематик түгәрәк өстәлләр оештыруда ярдәм итәчәк.

KazanSummit-2018нең төп темасы хәләл тормыш рәвеше булачак
prav.tatarstan.ru

(Казан, 28 декабрь, "Татар-информ"). Россия халыкара һәм KazanSummit оешмасы илләренең унынчы икътисади саммитының 2018 елда төп темасы хәләл тормыш рәвеше булачак. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу хакта килешү “Россия – ислам дөньясы” стратегик караш төркеме һәм Дубайның ислам икътисадын үстерү үзәге арасында үзара аңлашу турында меморандумны имзалау тантанасында булган. 

Болардан тыш KazanSummit-2018 вакытында Дубайның ислам икътисадын үстерү үзәге белгечләре тематик түгәрәк өстәлләр оештыруда ярдәм итәчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot