news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

KazanSummit-2018 өч меңнән артык катнашучыны кабул итә

Форумга Россиянең 20 төбәге һәм 53 иле теркәлгән.

KazanSummit-2018 өч меңнән артык катнашучыны кабул итә
Александр Эшкинин

 (Казан, 11 май, “Татар-информ”). Быел KazanSummit өч мең чамасы кеше кабул итә. Бу хакта KazanSummit-2018 кулуарында Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте.

Бүгенгә форумга Россиянең 20 төбәге һәм 53 иле теркәлгән. Мәйданчык әле эшли, шуңа бу сан артырга мөмкин, дип билгеләп үтте ул.

“Без саммит кысаларында 42 чара үткәрәбез. Бу - эшлекле һәм мәдәни программа”, - дип хәбәр итте Миңнуллина.

Моннан тыш, аның сүзләренчә, хәзергә KazanSummit-2018 мәйданчыгында 15 килешү төзелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100