news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казансудан алынган сулы капсула галәмдәге ХКСка җиткерелгән

Космоска шулай ук "Спокойной ночи, малыши" телетапшыруының яңа герое юлбарыс баласы Мур да җибәрелгән

(Мәскәү, 26 сентябрь, «Татар-информ», Ольга Пушко). Россиянең пилотлар идарә итүче "Союз ТМА-14М" корабы Халыкара космик станциягә Казансу елгасыннан алынган су салынган капсула - 2015 елда Казанда узачак спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпиоанты FINA символын илтеп җиткергән. Экипаж составында Александр  Самокутяев, Елена Серова һәм Барри Уилмор бар. 

Капсула  Җиргә  Максим Сураев экипажы белән кире кайтарылачак. Аннары космоста булып кайткан символ музейга тапышрылачак. "Спорт белән бәйле кайбер әйберләрне галәмгә җибәрү традициягә әверелде. Әйтик, космоста Олимпия факелы булып кайтты. Без әлеге йөкне илтеп җиткерү карарын хуплыйбыз", - диде Александр Самокутяев.

Елена Серова билгеләп үткәнчә, космонавтлар өчен бу башлангыч аерым мәгънәгә ия, чөнки очышка әзерлекнең бер өлеше - физик күнекмәләр, шул исәптән йөзү дә. Галәмгә шулай ук "Спокойной ночи, малыши" телетапшыруының яңа герое юлбарыс баласы Мур да җибәрелгән.

"Халыкара юлбарыслар көне алдыннан Роскосмос, җәмәгатьчелекнең игътибарын сирәк очраучы хайван төрләренә юнәлтү өчен, экологик акцияне үткәрүне хуплый. МКС ка Амур юлбарысы баласы Мур һәм Ерак Көнчыгыш леопарды оча", - дип белдергән кичә жрналистларга Космонавтлар әзерләү үзәге башлыгы Юрий Лончаков.

Әйтергә кирәк, "Союз-ФГ" ракета-йөрткеч блокларына да 2015 елда Казанда узачак спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпиоанты FINA символикасы төшерелгән.    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100