Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казансуда су биеклеге 173 сантиметрга кимеде
Казансуда су биеклеге 173 сантиметрга кимеде
(Казан, 20 апрель, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Узган тәүлектә Казансуда су биеклеге 173 сантиметрга һәм Мишәдә 128 сантиметрга кимегән. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иттеләр.
Куйбышев сусаклагычының төньяк өлешендә Түбән Кама һәм Чабаксар ГЭС плотинасыннан су ташу исәбенә су биеклеге 12 сантиметрга һәм көньяк өлешендә 24 сантиметрга арткан. Сусаклагычның акваториясендә төрле дәрәҗәдә су агу күзәтелә. Воткинский ГЭС плотинасыннан су ташу сәбәпле, Түбән Кама сусаклагычында су 10 сантиметрга арткан, Чаллы тирәсендә боз китә. Республиканың кечкенә елгаларында су биеклеге кимүе күзәтелә. Бүген Кама аръягы, Идел арты һәм республиканың Көньяк төбәкләре елгаларында 7-56 сантиметрга су кимегән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз