news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казансу ярындагы җир Җәмигъ мәчете төзелеше өчен билгеләнде

Казанда Берьяклы Гривка урамындагы җир кишәрлеге мәдәни билгеләнештәге объектларны урнаштыру зонасына күчерелде. Анда Җәмигъ мәчете төзеләчәк. Элегрәк участок рекреацион зонада булган иде. Күчерү турында карар бүген IV чакырылыш Казан шәһәре Думасының 14-нче сессиясендә кабул ителде. Бу турыда ТР башкаласы мэриясе порталында хәбәр ителә.

Җир кишәрлегенең территориаль статусын үзгәртү инициаторы ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы булды, чөнки булачак мәчет төбәк әһәмиятендәге объект булачак, дип аңлатты Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Андрей Лобов.

Бу мәсьәлә буенча гавәми консультацияләр 28 апрельдән башлап ун көн дәвамында узды, дип өстәде ул.

Җәмигъ мәчете Казансу елгасының уң як ярында төзеләчәк, элек анда «Кырлай» аттракционнар паркы урнашкан иде. Яңа мәчеткә 10 меңләп кеше сыячак. Аның нигезенә беренче таш 20 майда салына. Ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында узачак.

Хәзерге вакытта эскиз проектын эшләүгә халыкара конкурс бара. Аның нәтиҗәләре буенча проект эшләре башланачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot