news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казансу ярында балалар паркының нинди булачагы билгеле булды

Казансу ярында балалар паркының нинди булачагы билгеле булды

Быел Казансу ярында Балалар паркы ачылакчак.

Паркның концепциясе Милли китапханә һәм «Урам» экстрим-паркы арасында бердәм киңлек булдыруны күз алдында тота. Аның мәйданы 3,4 гектар тәшкил итә.

Фукс бакчасыннан баскычтан яшел калкулыклар буйлап мәйданчыкка таба төшәргә мөмкин була. Паркта төрле яшьтәге балалар өчен уен мәйданчыклары, ял һәм туклану зоналары барлыкка киләчәк.

Моннан тыш, монда павильон була, анда балалар өчен мастер-класслар үткәрү каралган.

Бүген Татарстан шәһәрләрен үстерү институты вәкилләре презентация ясый. Шулай ук бүген алар яңа рендерлар да тәкъдим итәчәк.

Бу территориядә балалар өчен ял паркы булдыру карарын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов узган елның августында Казан мэры Илсур Метшин белән мәйданчыкны карап чыкканнан соң кабул итте.

Рендерлар Татарстан шәһәрләрен үстерү институты тарафыннан тәкъдим ителде..

news_right_1
news_right_2
news_bot