news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казансу яр буенда татар хитлары яңгыраячак

Бүген 18:30 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе янындагы Казансу елгасы ярындагы амфитеатрда «Җырлы сишәмбе» проектының өченче чарасы үткәрелә. Казанлылар гитара һәм укулелега кушылып татар җырларын башкарачак.

Кичәгә махсус кунаклар – блогер, музыкант һәм автор-башкаручылар Булат Шәйми һәм Эльмира Шәрипова чакырылган.

Исегезгә төшерәбез, «Җырлы сишәмбе» – быелгы җәйге сезонда оештырылган, Казан мэриясе тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проект. Һәр сишәмбе татар җырын сөючеләр бер түгәрәккә җыела һәм туганнарча якын, җылы мохиттә таныш көйләргә кушылып җырлый: моңсу җырларга моңлана, шат көйләр белән күңел ача. Беренче очрашу 300 шәһәрле катнашында июнь ахырында узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot