news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казансу янындагы ресторанда батып үлгән ир-ат гәүдәсен тапканнар

Баткан ир-атның гәүдәсен кичә Казансуда – Казанның 1 нче йорты янындагы Түбән Заречье дамбасы районында тапканнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итә. Күрсәтелгән адрес буенча урнашкан бинада «Круиз» рестораны урнашкан.

«Ярдан 15 метр ераклыкта табылган ир-ат гәүдәсен судан шаһитлар чыгарган һәм полиция хезмәткәрләренә тапшырган. Һәлакәтнең сәбәбе ачыклана», – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot