news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казансу елгасыннан 800 капчык пластик җыйганнар

«Ирекле агым» экологик проекты кысаларында ике елда Казансу елгасыннан 800 капчык пластик җыеп алынган һәм чыгарылган. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасындагы Рус география җәмгыяте рәисе Дмитрий Шиллер хәбәр итте.

«Казансуны агачлардан һәм чүп-чардан чистарту проектын гамәлгә ашыру барышында без беренче көннәрдән үк елгага үзеннән үзе чистарырга комачаулый торган бөкеләргә тап булдык. Без бу бөкеләрне һәр километр саен очраттык», - дип билгеләде ул.

Шиллер аңлатканча, агач өемнәре табигый сәбәпләр аркасында барлыкка килгән. Агачлар давыл нәтиҗәсендә яисә кибеп ауган. Шул ук вакытта елгада төрле көнкүреш чүп-чарлары – пластик һәм пыяла шешәләр, резина покрышкалары күп.

«Без очраткан иң зур өем су өстеннән өч метр биеклектәге һәм җиде метр озынлыктагы бөке булды», - дип билгеләде Шиллер.

Казансу елгасын чистартуга юнәлтелгән «Ирекле агым» экологик проекты Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Ул «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм итә. Елганы чистарту чараларын Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлеге үткәрә.

news_right_1
news_right_2
news_bot