news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казансу елгасында коенучылар эчәк авыруларын эләктерергә мөмкин

Менә инде ике ай буе Казандагы пляжларда су коену рөхсәт ителми. Чөнки су бик нык пычранган һәм төрле авыруларны китереп чыгара торган бактерияләр үрчегән

(Казан, 17 август, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Менә инде ике ай буе Казандагы пляжларда су коену рөхсәт ителми. Чөнки су бик нык пычранган һәм анда, эссе көннәр тору сәбәпле, авыру китереп чыгара торган бактерияләр үрчегән. Бу турыда бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген тәэмин итү өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе башлыгы урынбасары Владимир Трифонов.
Бу вакыт эчендә 830 тапкыр су анализга алынган. Шуларның 69 очрагында вабага охшаш вибрион табылган. Казанда андый төр микроорганизмның Казансу елгасында, Дәрвишләр бистәсендәге сулыкта (Комсомольский пляжында), Түбән Кама күлендә, Беломорский, Серов урамнарындагы күлләрдә булуы ачыкланган. Әлеге вибрион кешеләрдә холера чыгармый, әмма ашказаны-эчәк авыруларын китереп чыгарырга сәләтле. Балалар өчен аның куркынычы бигрәк тә зур. Шуңа күрә бу сулыкларда суга керү тыела, су белән тәэмин ителеш контрольгә алына.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot