Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казансу елгасында хәрбиләр һәйкәлен мыскыллау факты буенча җинаять эше кузгатылган
14 декабрьгә каршы төндә һәйкәл колонналарына һәм диварларына язып киткәннәр
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Юлия Ревина). 1552 елда Казанны алуда һәлак булган рус сугышчылары истәлегенә куелган һәйкәлне (Спас Нерукотво́рный) мыскыллау факты буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия ЭЭМ ның Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Җинаять эше РФ ҖК ның 214 маддәсе 1 бүлеге (“Вандаллык”) билгеләре буенча кузгатылды”, - дип белдерде “Татар-информ”га идарә вәкиле.
Искәртеп узабыз: 14 декабрьгә каршы төндә Казансу елгасында сугышчсыларның туганнар кабере урынында төзелгән һәйкәлгә кызыл буяу белән «Зачем ты крестила наших детей», «Никто не забыт, ничто не забыто», «1552» дип язып киткәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз