news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казансу елгасы ярында коры үлән яна башлаган

Янгын сүндерүчеләр Гаврилов урамыннан ерак түгел, Казансу елгасы ярында янгынга каршы көрәшә. Һәлакәт шаһитлары «Татар-информ» редакциясенә видео җибәрде.

Кадрларда янгын чыккан урын өстендә күтәрелгән куе кара төтен күренә. Якынча мәгълүматлар буенча коры үлән яна.

Янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100