Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казансу елгасы буенда урнашкан амфитеатрга «Җырлы сишәмбе»гә чакыралар
Казанлыларны пәнҗешәмбе саен «Хәрәкәттә – бәрәкәт» остаханәләрендә биетүче Казан мэриясе яңа проектын җырга багышлый. 23 июньдә, сишәмбе кичендә, барлык теләүчеләрне халкыбызның яраткан җырларын, узган елларның популяр хитларын бергәләп гитара астына җырларга чакыралар. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Беренче чарада төрле чорга караган «Казан кичләре», «Бөрлегән», «Нәрсә булды сиңа бүген?», «Уфтанма», «Әйтелмәгән мәхәббәтем», «Онытмаган» һәм тагын бик күп башка моңлы һәм дәртле татар җырларын күмәкләшеп җырлау мөмкинлеге булачак.
Кич дәвамында гитарада проектның кураторы, күпләргә таныш булган видеоблогер, телләр белгече, музыкант Булат Шәйми уйнаячак.
Җыр сүзләре килгән һәркемгә таратылачак. Амфитеатрда утырып җырлау өчен урын җитәрлек, теләгән кеше җәймәләр белән килә ала. Беренче җыр кичәсенә рәхим итегез, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз